Авыл жирлеге турында

Контакт өчен мәгълүмат

Адрес: ТР, Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы, Совет урамы,33А

Телефон: 8(85555) 2-21-98.

E-mailKuz.Mnz@tatar.ru  

 

 

Хуҗәмәт авыл җирлеге

Адрес: ТР, Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы, Совет урамы,33А.

Телефон: 8(85555) 2-21-98.

E-mail: Kuz.Mnz@tatar.ru

 

Административ үзәге – Хуҗәмәт авылы. Хуҗәмәт авыл җирлеге Тукай муниципаль районы, Минзәлә муниципаль районының Югары Тәкермән, Наратлы Кичү, Коноваловка, Урыс авыл җирлекләре белән чиктәш.

Хуҗәмәт авыл җирлегенең чикләре Тукай муниципаль районы, Минзәлә муниципаль районының Югары Тәкермән, Хуҗәмәт авыл җирлекләре чикләре кисешкән урыннан 24 нче нокта аша үтә. Алга таба  ул түбәндәге юнәлештә уза: Төньякка таба агач посадкасы буеннан һәм М 7 автоюлы аша Борылык елгасына кадәр. Шуннан көнчыгышка борыла, Борылык елгасы ярлары буйлап уза һәм Хуҗәмәт катнаш азык заводыннан 0,8 км төньяккарак урнашкан ноктага кадәр җитә,аннары төньяк-көнчыгышка урман посадкасы юнәлешендә борыла, әлеге посадканың көньяк почмагын узып басу юлы яныннан тагын бер урман посадкасының төньяк почмагына кадәр җитә.Алга таба аның чикләре төнъяк-көнбатышка таба борыла һәм Минзәлә урман хуҗалыгының Юртау урманчылыгы урман массивының 115 нче кварталының көнбатыш почмагына чыга, аннары урман буйлап Минзәлә урман хуҗалыгының Юртау урманчылыгы урман массивының 111 нче кварталының төнъяк-көнбатыш почмагына кадәр. Алга таба авыл җирлеге чикләре көньяк-көнчыгышка борыла һәм көнбатыш яклап Тукай районының Хуҗәмәт, Урыс авыл җирлекләренең кисешкән урыннан 1,5 км ераклыгында,Тукай районы Югары Байлар авылыннан көнчыгышкарак урнашкан ноктага кадәр урман массивын урап уза; аннары аның чикләре көнчыгышка таба борыла, төньяктан алып Минзәлә урман хуҗалыгының Юртау урманчылыгы урман массивының 102 нче кварталының көнчыгыш почмагына кадәр урман массивын урап уза; аннары ул көньякка таба борылып, урман массивының

көнчыгыш ягыннан урман посадкасы буйлап көньяк-көнчыгышка таба М 7 “Волга”федераль автоюлы ягына таба төшеп шушы автоюлны кисеп Дарственник урманыннан Ургыды елгасына, аннары Ургыды елгасы буйлап төньяк-көнчыгышка таба Минзәлә елгасына кадәр бара; Аннары авыл җирлегенең чиуләре көньяк-көнбатышка таба борыла Минзәлә елгасы болыныннан агым буенча югарыга 1,5 км Исәнгол авылы ягына таба бара, 2,26 км үтә, һәм Тукай районы чикләренә җиткәч төньяк-көнчыгышка таба борыла, аннары 0,6 км үтеп, төньяк-көнбатышка таба урман посадкасы буйлап Хуҗәмәт авылы юнәлешендә, авылдан көньяктарак, Ургыды елгасы аша күпердә урнашкан ноктага кадәр1,5 км да уза; алга таба аның чикләре Ургыды елгасы үзәнлеге буенча агым буйлап Ургыды белән Буклы инеше кушылган урынга кадәр барып, көнбатышка таба борыла һәм 1,5 км Буклы инеше буйлап, Тукай районы белән Югары Тәкермән авыл җирлеге чикләре тоташкан урынга кадәр бара.

 

Авыл җирлеге мәйданы, халык саны һәм халыкның составы

 

Авыл җирлегенең мәйданы - 5677 га

 Халык саны – 1138 кеше

Халыкның милли составы:

-татарлар – 1018кеше - 89,4 %;

 -руслар – 113 кеше – 9,92 %;

- башкортлар – 2 кеше- 0,17%;

-чувашлар -5 кеше-0,43 %.

 

Кыскача тарихи белешмә

Хуҗәмәт авыл җирлеге составына биш авыл: Хуҗәмәт, Балтай, Усай, Бакчасарай, Яңа Александровка авыллары керә.

Административ үзәк – Хуҗәмәт авылы. Авылның исеме авылга нигез салучы Хуҗәмәт  (Хуҗа-Мөхәммәт)исемле кеше белән бәйле. Хуҗәмәт авылы Ургыды елгасының сул як ярында урнашкан, әлеге елга Минзәлә елгасының сулъяк кушылдыгы булып санала.  Ә Борылык елгасы, Ургыдының бишенче сулъяк кушылдыгы, авылны икегә бүлеп ага һәм авыл эчендә Ургыдыга агып төшә. Хуҗәмәт авылы Минзәлә район үзәгеннән көньяк-көнбатышка таба 24 км ераклыкта урнашкан. Авыл 1747 елдан бирле мәгълүм. Авылда крестьян катламы кешеләре: башкортлар, типтәрләр, дәүләт крестьяннары яшәгән. Хуҗәмәтлеләр иген үстергәннәр, мал асраганнар. 1870 елда ике су тегермәне эшләгән, 20 кешенең шәхси кибете булган. 1906 елда 3 су тегермәне, көдәлек товарлар сатыла торган 4 кибет, 1 сыра кибете, кабак, авыл сәүдәгәрләре Миңнегәрәй белән Әхмәтвәли Сәетбатталовларның ашлык, йон, тире кабул итү һәм саклау пунктлары була. Авыл тарихыннан күренгәнчә, авыл кешеләренең төп керем чыганаклары игенчелек, үсемлекчелек, малчылык һәм сәүдәгәрлек булган. Якынча 1870 елдан башлап 1929 елларга кадәр товарларны сату өчен Хуҗәмәттә атнаның пәнҗешәмбе көнендә базарлар эшләгән. Бу базарлар тирә-якка танылган базарлар була, шуңа күрә бу базарларга башка авыллардан килүчеләр үз товарларын да сатканнар яки алыштырып киткәннәр. Авыл җирлеге территориясе буенча “Волга-Москва-Уфа”М-7 федераль автоюлы уза.

 

Төп социаль-икътисадый характеристика

Сәүдәгәрлек керем алуда, эшче урыннар булдыруда төп звено булып тора. Авыл җирлеге территориясе буенча “Волга-Москва-Уфа”М-7 федераль автоюлы узуы салым туплау рәвешендә өстәмә керем алырга мөмкинлек бирә. Хуҗәмәт авыл җирлеге территориясендә “Юсил” һәм “Экватор” АЗСлары урнашкан Хәзерге вакытта кунакханә һәм башка объектлар төзүгә бәйле рәвештә АЗС территориясен киңәйтү эшләре бара. Шуңа күрә Усай авыл кешеләре өчен өстәмә эш урыннары хасил була, салымнар кертү дә арта. Хуҗәмәт авылы янында юл буе кафесы һәм кибет төзелгән. Авылның үзендә Хөснуллин Р.З.ның шәхси автосервисы бар, ул автомобильләр ремонтлау һәм буяу белән шөгыльләнә. “Хуҗәмәт ремонт-механика заводы”ААҖ - авыл җирлегендә генә түгел, районда иң эре предприятиеләрнең берсе. Биредә эшләүче 160 эшченең хезмәт хакыннан керем салымының 10%ы авыл җирлегенең бюджетына кереп бара. Бюджетны тулыландыру өчен 100% милек һәм җир салымнары да база булып тора. Шуңа күрә җир ресурсларын тулы куәтенә файдалану авыл җирлегенең төп икътисад чыганагы булып тора.

Хуҗәмәт авыл җирлеге территориясендә 2020 елдан башлап инвестор - “ООО Камский Бекон" эшли. 

 

Предприятиеләр һәм учреждениеләр исемлеге

 

“Хуҗәмәт РМЗсы” ААҖ

Адрес: Хуҗәмәт авылы, Советская урамы, 78.

Җитәкчесе: Кәримов Хәнәфи Хәмит улы

Телефон: 2-21-44, 2-21-43.

 

НГДУ “Прикамнефть”

 

“Сетевая компания” ААҖ

 

ООО "Камский Бекон"

Җитәкчесе: Салахов Ленар Айдар улы

 

Хуҗәмәт урта мәктәбе

Адресы: Хуҗәмәт авылы,Советская урамы, 25

Җитәкчесе: Гараев Камил Расим улы 

Телефон: 2-21-98

 

“Березка” балалар бакчасы

Адресы: Хуҗәмәт авылы, Мирная урамы,2

Җитәкчесе: Хафизова Зилә Фәиз кызы

 

Хуҗәмәт ФАПы

Адресы: Хуҗәмәт авылы, Советская урамы,23

Җитәкчесе: Талипова Зөлфия Вәсим кызы

Телефон: 2-21-69

 

Усай ФАПы

Адресы: Усай авылы, Школьная урамы

Җитәкчесе:Шияпова Әлфия Нургали кызы

Телефон: 2-21-31

 

Яңа Александровка ФАПы

Адресы: Бакчасарай авылы, Лесная урамы

Җитәкчесе: Сабирова Фэридэ 

Хуҗәмәт авыл мәдәният йорты

Адресы:Хуҗәмәт авылы, Советская урамы,33А

 

 

Хуҗәмәт китапханәсе

Җитәкчесе: Әминова Гөлфинә Мирзахан улы

 

Усай китапханәсе

Адресы: Усай авылы

 

Авыл җирлегенең истәлекле урыннары, танылган кешеләре

 

ХӘСӘНОВ Энгель Нәсим улы. Бакчасарай авылында туган. Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган. 1999 елдан башлап хәзерге көнгә кадәр – Казан медицина университетының госпиталь терапия кафедрасы каршындагы эндокринология курсы мөдире, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник хастаханәсе каршындагы консультант, фәннәр кандидаты, доцент.

 

ХӨСӘЕНОВ Рөстәм Гыйзетдин улы. Хуҗәмәт авылында туган. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1989 елдан башлап “Пестрецыстрой”ЯАҖ генераль директоры булып эшли. Татарстанның атказанган төзүчесе исемен йөртә.

 

ШИҺАБЕТДИНОВ Өлфәт Хәсән улы. Хуҗәмәт авылында туган. Медицина фәннәре кандидаты була, белгечлеге буенча ЛОР-табиб. 2000 елда вафат була.

 

АКАМОВ Юрий Семенович. Горьков югары хәрби училищесын тәмамлый, подполковник исемен йөртә, Североморск шәһәренең прокурор ярдәмчесе булып эшли.

 

ЮСУПОВ Фагыйль Нуриәхмәт улы. Хуҗәмәт авылында туган.  Хәрби академияне тәмамлый, Минск хәрби округында подполковник булып хезмәт итә. 2000 елда вафат була.

Соңгы яңарту: 2023 елның 21 июле, 11:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International