– Гриппка каршы көрәш елында вакцинация планы 11350 кеше тәшкил итә. Август уртасында район үзәк хастаханәсенә грипптан профилактик препаратлар, балалар өчен 395 доза, 2100 – олылар өчен, 1010 доза – укучылар өчен “Совигрипп” вакцинациясе кайтты. 31 августка 2348 кешегә прививка ясалган, аларның 2100 е – өлкән яшьтәгеләр, 248 е – балалар. Укучыларга вакцинация ясау өчен ата-аналарыннан рөхсәт алырга кирәк. Прививканы ясатырга кирәк, вакцина организмда иммунитетны бер елга формалаштыра һәм һәр сезонда аларны киләсе елга булачак вирустан сакланыр өчен яңартырга кирәк. Мин инде ике атна элек прививка ясаттым, бернинди тискәре йогынтысы да булмады. Вакциналар бушлай, өлкәннәр арасында гомуми белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре, 60 яшьтән өлкән медицина хезмәткәрләре, студентлар, транспорт, коммуналь өлкә, армиягә чакырылучыларга прививка ясала. Вакцинация ноябрь башында тәмамлана.
ТР Министрлар Кабинетындагы брифингта ясаган чыгышында ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин вакцинация ясатмаган кеше, г риппны җиңсә дә, пневмониядән кача а лмый, дип белдерде. Грипп эпидемиясе вакытында пневмония 70 % к а кадәр арта.