Быел коррупцион хокук бозулар өчен 377 дәүләт хезмәткәре вазифасыннан колак каккан

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Былтыр прокурорлар эше нәтиҗәсендә, 383 түрә вазифасыннан алынган.

  2017 елның беренче яртыеллыгында Россия Федерациясендә коррупцион хокук бозулар өчен 377 дәүләт хезмәткәре вазифасыннан колак каккан. Бу хакта бүген Казан ратушасында узган Коррупциягә каршы тору буенча дәүләтара совет утырышында Россия Генераль прокурорының беренче урынбасары Александр Буксман хәбәр итте. Ул түрәне эшеннән алу чарасы кесәсен законсыз юл белән баетканы өчен җәза буларак кулланылуын искәртте.

Александр Буксман әйтүенчә, әгәр түрә яки аның гаилә әгъзаларының ел дәвамында күчемсез милек, транспорт чарасы яки кыйммәтле кәгазьләр алу өчен сарыф иткән акчасы, гаиләнең соңгы өч еллык тулы кеременнән артык була икән, чыгымнарны контрольдә тоту турында карар кылына.

Тикшерү барышында законсыз керем расланса, прокурор судка бу милекне дәүләт файдасына йолып алу дәгъвасы белән мөрәҗәгать итә.

"Вазифаи затлар бу нормаларны үтәмәсә, прокурорлар гаеплеләрне кырыс җаваплылыкка тарта, хәтта ышанычны югалту сәбәпле эшләреннән дә алырга мөмкиннәр", - дип белдерде Александр Буксман. 

Генераль прокурор урынбасары былтыр прокурорлар эше нәтиҗәсендә 383 түрәнең вазифасыннан мәхрүм ителүен әйтте. Буксман җитди коррупцион хилафлыклардан керем һәм чыгымнар турындагы мәгълүматны яшереп калу, төрле як мәнфәгатьләре каршылыгын җайга салырга омтылмау, законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баруны билгеләп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International