Минзәләдә шахмат–шашка ярышлары узды

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең оештыручысы Сабир Өметбаев исемендәге Кубокка чираттагы шахмат – шашка ярышларын үткәрде. Театрда берьюлы ике зур премьера әзерләнү  сәбәпле уеннар быел “Юбилейный” да булды. Җиңүчеләрнең исемнәре елдан – ел үзгәрми, диярлек:

Хатын – кызлар арасында шахмат ярышлары буенча:

I урында – Резеда Камалова Тат.Мөшеге мәктәбе

II урында – Диана Ткаченко сош №2

III урында – Эльвира Ахметова сош №2

Мәктәп яшендәге егетләр арасында:

 I урында – Михаил Токарев пед.көллияте

II урында – Тимур Якушев  пед. көллияте

III урында – Антон Сухоруков сош №2

Ир – атлар арасында:

 I урында – Мөхәммәт Мукминов

II урында – Азат Шагалиев

III урында – Рушан Җәләлов горгаздан призлы урынннар яуладылар.

   Нәтиҗәдә, шахмат буенча С.Өметбаев исемендәге Кубокка хатын – кызлар арасында Резеда Камалова, ир- атлар арасында Мөхәммәт Мукминовлар лаек булды.

   Шашка ярышларында җиңүчеләр:

хатын – кызлар арасында:

I урында – Резеда Камалова Тат.Мөшеге мәктәбе

II урында – Эльвира Ахметова сош №2

III урында – Айгөл Карамова Тат. Мөшеге мәктәбе

Мәктәп яшендәге егетләр арасында:

 I урында – Самат Камалов Тат.Мөшеге мәктәбе

II урында – Рөстәм Рахманов сош №3

III урында – Данил Тюрин сош №2

Ир – атлар арасында:

 I урында – Әнвәр Камалов Тат.Мөшеге

II урында – Фирдәвес Шәрипов “Олимп”

III урында – Марсель Миннегәрәев 

 Нәтиҗәдә, шашка буенча С.Өметбаев исемендәге Кубокны хатын – кызлар арасында Резеда Камалова, ир- атлар арасында Әнвәр Камаловлар алды.

   Шәһәребезнең №2,№3,№1 мәктәпләре укучылары, Тат.Мөшеге мәктәбе,педагогия көллияте студентлары үзләренең директоры Ренат Ибраһимов белән бергә, горгаздан, Филимоновка, Кадрәк авылларыннан, шәһәребезнең өлкән яшьтәге шахмат – шашка сөючеләре ярышларда катнашты.

   Уеннарның баш судьясы – Әнвәр Камаловка , “Юбилейный” оешмасы җитәкчесе Фаяз Хизбуллинга,урынбасары Альберт Миннахметовка, өлкән администратор Елена Мещерякова зур рәхмәтебезне белдерәбез.Катнашучыларны киләсе елда, Сабир Өметбаевка 110 ел тулачак юбилей уеннарына көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International