Татарстан җылыту сезоны буенча алдынгылар исемлегенә керде

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Хөкүмәте Вице-премьеры билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, Россия төбәкләре җылыту сезонына әзер.

Татарстан җылыту сезоны буенча лидерлар исемлегенә керде. Әлеге рейтингны илнең Төзелеш министрлыгы төзегән. Бу хакта Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак җитәкчелегендә узган киңәшмәдә билгеле булды, дип хәбәр ителә идарә сайтында.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанны селектор киңәшмәсендә республиканың Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.

Всероссийское селекторное совещание в режиме защищенной видеосвязи с участием руководителей высших исполнительных органов государственной власти субъектов Российской Федерации по вопросу «О ходе подготовки предприятий жилищно-коммунального хозяйства субъектов Российской Федерации к работе в осенне-зимний период 2017-2018 годов». Принимает участие Премьер-министр Республики Татарстан А.В. Песошин.: фото Михаила Козловского

Россия Төзелеш министры Михаил Мень сүзләренә караганда, җылыту сезонына әзерлек һәм башлангыч чорында Мәскәү, Камчатка крае, Башкортостан һәм Алтай республикалары, Самара, Тула, Липецк һәм Новосибирск өлкәләре дә яхшы күрсәткечләр биргән. Ә менә рейтингның аутсайдерлары арасына Брянск һәм Курск өлкәсе, Байкал арты крае һәм Еврей автономияле өлкәсе кергән.

Россия Хөкүмәте Вице-премьеры: "Тулаем алганда, Россия төбәкләре җылыту сезонына әзер, ә җитешсезлекләрне әле төзәтергә була", - дип өстәде.

Мәгълүмат өчен, Россия Төзелеш министрлыгы җылыту сезоны вакытында төбәкләрдә мониторинг үткәрәчәк, шул уңайдан әлеге мәсьәлә буенча “кайнар линияләр” ачылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International