Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы студентларга ИЖ-53М пневматик пистолетлары тапшырачак

2017 елның 17 ноябре, җомга

Студентлар берләшмәләре арасында үткәрелгән җәмәгать тәртибен саклау бәйгесендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән егетләр һәм кызларны бүләкләячәкләр.

 Студентлар берләшмәләре арасында үткәрелгән җәмәгать тәртибен саклау бәйгесендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Татарстан егет һәм кызларын ИЖ-53М пневматик пистолетлары (яки аның эквиваленты) белән бүләкләячәкләр. Шул хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Заказ бирүче – Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы.

Документта әйтелгәнчә, заказны үтәүче килешү төзегәннән алып 5 көн дәвамында 4,5 мм/177 калибрлы 74 пневматик пистолет тәкъдим итәргә тиеш. Бер пистолет 2700 сум тора. Тендерның гомуми бәясе 199 800 сумны тәшкил итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International