Бүген участок инспекторлары көне билгеләп үтелә

2017 елның 17 ноябре, җомга

Район һәм шәһәр эчке эшләр хезмәтендә 54 мең участок полиция хезмәткәре исәпләнә.

1923 елның 17 ноябрендә РСФР Эчке эшләр халык комиссариаты "Бүлек (участок) инспекторына күрсәтмәләр” әзерләп бастыра. Әлеге көн участок инспекторлары бүлеге барлыкка килгән көн булып исәпләнә, дип хәбәр итә calendar.ru истәлекле көннәр календаре.

Участок инспекторы хезмәте олы ихтирамга лаек булырга тиеш. Әлеге һөнәр ияләренең төп бурычлары булып, гражданнарның ихтыяҗын һәм хокукларын, аларның тормышын һәм абруен яклау; җинаять һәм тәртип бозуларны булдырмый калу, кылынганнарын ачу тора, диелә хәбәрдә.

Инспекторлар янына халык көн-төн үзләренең борчу-мәшәкатьләре белән мөрәҗәгать итә. Участок инспекторлары кеше язмышы өчен җавап бирә. Әлеге һөнәр ияләре өчен иң әһәмиятлесе - көн дә кешеләр тынычлыгын, иминлеген кайгырту.

Район һәм шәһәр эчке эшләр хезмәтендә бүген 54 мең участок полиция хезмәткәре исәпләнә.
4 миллионнан артык кеше эчке эшләр органнарында профилактика исәбендә тора. Аларга участок инспекторлары күзәтчелек итә, ярдәм күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International