Ноябрь аенда тарихта беренче тапкыр азык-төлеккә бәяләр кимеде

2017 елның 8 декабре, җомга

Ноябрьдә азык-төлек 0,2 процентка арзанайды.

Ноябрьдә азык-төлек бәяләре 0,2 процентка кимеде. Бу хакта РФ Икътисади үсеш министрлыгына сылтама ясап «Известия» яза.

Ноябрьдә барыннан да элек яшелчә, ярма, макарон, ит һәм шикәр арзанайган.

Бу – Россиядә җитештерү дәрәҗәсе югары һәм җәйге уңышның мул булуы белән бәйле. Ул шулай ук Россия валютасының тотрыклылануы белән дә аңлатылырга мөмкин, дип билгеләп үтә ведомство.

Россиядә азык-төлеккә бәяләр ноябрь аенда тарихта беренче тапкыр арзанайды, дип искәртәләр. Декабрьдә «Яңа ел алдыннан кулланучылар ихтыяҗы артуга» бәйле рәвештә бәяләрнең кимүе көтелми

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International