Архивлар ТАССРның 100 еллыгына әзерләнә

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

ТАССР тарихына караган архив документлары чит илләрдән дә кайтартылган.

Федераль фонд архивларында Татарстан республикасы тарихына караган 273 документ барлыгы ачыкланган. 2017 елда шуларның 48енең копияләре алынган. 39 документның күчерелмәсе чит ил архивларыннан кайтарылган. Бу хакта кичә Татарстан Архив эше буенча комитет рәисе Ирада Әюпова белдерде.

Исегезгә төшереп узабыз, кичә Татарстан Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының 2017 елның эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турында киңәйтелгән утырыш булып узды.

“2020 елда ТАССР оешуның 100 еллыгы билгеләп үтелә, - ди Ирада Әюпова. - Әлеге уңайдан Татарстан архивларында актив әзерлек эшләре алып барыла. ТАССР тарихы архив документлары буенча I том әзерләнде. Татарстан Юстиция министрлыгы белән берлектә архив Татарстанның 100 еллыгы буенча норматив актларны цифрлаштыру юнәлешендә эш алып бара”.

2017 елда барлыгы 52 945 берәмлек (4 370 421 бит), шул исәптән 14 415 норматив акт цифрлаштырылган. Цифрлаштырылган эшләрнең гомуми саны 85 421 берәмлек тәшкил итә. Ике ел эчендә цифрлаштырылган документлар саны өч тапкырга арткан. Бүген алар республика архив фондының 2,7% процентын тәшкил итә. 2018 елда бу эшкә өстенлек биреләчәк. Архивистлар бу елда әлеге санны ике тапкырга арттырырга планлаштыра.

Сүз уңаеннан, 2017 елда Татарстанда 650 меңнән артык кеше архивларга мөрәҗәгать иткән. Дәүләт һәм муниципаль архивлар тарафыннан гражданнар һәм оешмаларның 119701 гаризасы каралган. Шуларның 76,2 % ты уңай нәтиҗә биргән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International