Быел Татарстанда югары технологияле медицина ярдәменә электрон чират кертелә

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Министр Роман Шәйхетдинов электрон “больничный”ларны популярлаштыру һәм кулланышка кертү бурычы торганын билгеләп узды.

2018 елда югары технологияле медицина ярдәменә (ЭКО, офтальмология, ортопедия) электрон чират гамәлгә кертелә. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Министр, шулай ук электрон “больничный”ларны популярлаштыру һәм кулланышка кертү бурычы торуын әйтте. Кешенең вакытлыча эшли алмавы турында елына 800 меңнән артык электрон документ рәсмиләштерү кздә тотыла. Роман Шәйхетдинов бу мәсьәләдә иминиятләштерү фонды вәкилләрен предприятиеләр белән эшләүне сүлпәнләндермәүне сорады. 2018 елның апреленнән электрон больничныйлар ясау киңрәк колач җәячәк, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International