Иркәнәш ягының җиде аксакалы

2018 елның 24 феврале, шимбә

23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт Иркәнәштә җирлекнең һәркайсы хөрмәткә лаек, җәмгыятькә файдалы тормыш юлы узган бабайларны хөрмәтләүгә  багышланды.

Иске Иркәнәштән Рәис Кәбиров, Рафаяз Каюмов, Галимҗан Кадыйров, Рәҗәп Исламов, Кәшбезенун Рафиков, Ятудан Соббух Салихов, Кызыл Төбәктән Разин Салихов (беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевның Мөслимдә эшләгән вакытында шоферы булган кеше) -болар һәркайсы үзләренең хезмәт биографияләре белән хәзерге буынга үрнәк булырдай кеше. 

Концерт номерларга бай булды, җирлек үзешчәннәре җыр,бию, скетчлар белән чыгыш ясадылар.

Әлеге бәйрәм Иркәнәш мәдәният йорты каршында оешкан "Наз" вокаль ансамбленең дебюты буларак та истә калыр. 

Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов һәм җирлек ветераннар советы җитәкчесе Хәмзә Лотфуллин концерт карарга килгән кешеләрне бәйрәм белән котладылар, аксакалларга озын гомер һәм ныклы сәламәтлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International