Татарстан Президенты сайлауларда актив катнашу бурычы куйды.

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Татарстан Президенты Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында сайлауларда актив катнашу бурычы куйды.

“Тормышта иң мөһиме - тынычлык. Әгәр дә тынычлык була икән, бизнес та бара, балаларны да үстереп була, башка мәсьәләрне хәл итәргә дә, планнар төзергә дә була. 18 март - Россия Президентын сайлау көне. Шуңа күрә бу сайлауларны матур итеп үткәрик. Россия дөнья күләмендә үзенең сүзен әйтергә тырыша. Әләбәттә, ул күп илләргә ошамый. Әмма Россия көчле булырга тиеш. Россия эшенә бер кеше дә тыгылырга тиеш түгел. Шуңа күрә, илебезгә көчле лидер кирәк. 18 март көнне сайлауларны дөрес итеп үткәрергә тиеш без. Шуңа күрә мин сезгә, авыл авторитетларына мөрәҗәгать итәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International