Быел республикада ялган акча файдалануның 83 факты ачыкланган

2018 елның 16 марты, җомга

Агымдагы елның ике ае эчендә ялган акча файдаланган өчен өч кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.

Агымдагы елның ике аенда Татарстанда ялган акча файдалануның 83 факты ачыкланган. Ике җинаять эше ачылган. Барлык эшләр дә судка җибәрелгән. Өч зат җинаять җаваплылыгына тартылган. Бу хакта бүген ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Илдар Сафиуллин еллык эшчәнлеккә багышланган матбугат очрашуындаәйтте.

“ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан ялган акча файдалану очракларын ачыклау һәм тыю өчен оператив-кисәтү чаралары еш үткәрелә. 2017 ел нәтиҗәләре буенча, ялган акча файдалануның 357 факты ачыкланды. 62 җинаять эше тикшерелеп, судка җибәрелде. Барысы 13 кеше җавапка тартылды. Агымдагы елның ике аенда да инде законга каршы килә торган 83 факт ачыкланды”, – диде Илдар Сафиуллин.

Бүлек башлыгы әлеге җинаятьләрне ачыклауда башка субъектлар белән хезмәттәшлек алып барылганын да билгеләп үтте. “Оренбургта без 5000 сумлык ялган купюралар ясаган һәм файдаланган ирне тоткарладык. Бу – ике субъектның уртак эшчәнлеге”, – диде ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International