Татарстанда елгаларны чистарту өчен куаклар утыртылачак

2018 елның 6 апреле, җомга

Әлеге эш Арча һәм Биектау районнарында башкарылачак.

Татарстанда автомобиль юлларыннан, кырлардан, сәнәгать предприятиеләре территорияләреннән агып төшкән суларга киртә кую максатыннан куаклар утыртылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров җиткерде.

Аның әйтүенчә, пилот төбәкләр итеп Арча һәм Биектау районнары сайланган. Әлеге эшләр үткәреләчәк мәйданнар билгеләнгән.

“Республика үсентеләрне үзе җитештерә. Шуңа да материал белән проблема булмаячак. Киләчәктә әлеге эшне республиканың барлык районнарында җәелдереп, пычрак суларның елга-күлләргә тискәре йогынтысын киметергә мөмкин булачак”, – диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International