Республика ярдәм фонды Татфондбанк һәм ИнтехБанк кертемчеләренә 114 миллион сум түләде

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Фонд хәзерге вакытта 746 оешмага финанс ягыннан булышлык күрсәткән.

Республика ярдәм фонды Татфондбанк һәм ИнтехБанк кертемчеләренә 114 миллион сумнан артык акча түләде. Хәзерге вакытта 746 оешмага финанс ярдәме күрсәтелгән, дип хәбәр итә фондның матбугат хезмәте.

Республика ярдәм фондына 3,6 меңгә якын гариза килгән: шуның 2,4 меңе – юридик, 1,2 меңе – физик затлардан.

Юридик затлар фондка активрак мөрәҗәгать итә. Бу хәзерге вакытта гамәлгә ашырыла торган ярдәм этаплары белән бәйле. Алар өченче чираттагы кредиторлар алдындагы бурычларны түләүгә юнәлдерелгән.

Ярдәмнең беренче этабы (аның кысаларында түләүләргә таләпләре 300 мең сумга кадәр тәшкил иткән юридик затлар өметләнә ала) быелның 30 апрелендә төгәлләнә. Икенче этап исә 2018 елның 1 сентябрендә тәмамланачак. Анысында түләүләргә таләпләре 500 мең сумга кадәр тәшкил иткән юридик затлар һәм гражданнарның төрле ташламалардан файдаланучы категорияләре дәгъва кыла ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International