Татарстан районнарының мәдәни мирас объектлары каталогы булдырылган

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Каталогны тәкъдим итү Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышлана.

Бүген, 19 апрельдә, Татарстан Мәдәният министрлыгында мәдәни мирас объектларының электрон басмасын тәкъдим итү була. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Каталогны әзерләү һәм бастыру “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү” максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында башкарылган. Әлеге басма 2016 елга актуальләштерелгән Татарстан Республикасы административ районнарында урнашкан мәдәни мирас объектлары каталогы рәвешендә.

Тәкъдим итү Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International