Фәнни җыенда мәгълүмат чараларында дин темасын яктырту турында сөйләшәчәкләр

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Конференция журналистларны төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне уйламыйча бозудан һәрвакыт сак торырга чакыра.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). 10 майда Казанда “Эфирда дин: хәзерге медиакиңлекнең бер өлеше буларак конфессиональ массакүләм мәгълүмат чаралары ” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узачак. Әлеге чара 2018 елның 10-12 маенда үткәрелә торган “Россия – Ислам дөньясы: Kazansummit 2018” Х Халыкара икътисади саммит кысаларында оештырыла. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференция массакүләм һәм җәмәгатьчелеккә иң көчле йогынты ясый алырдай мәгълүмат чараларында: телевизион эфирда һәм интернет челтәрендә динне яктырту мәсьәләләре турында ачыктан-ачык фикер алышу өчен алтмышка якын спикерны, билгеле экспертларны һәм журналистларны үзенә туплаячак. Дөньякүләм танылган галимнәр, Россия мөселман руханиларының җитәкчеләре, сәясәт эшлеклеләре, федераль һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре җәмгыятьтә дин турында ялгыш күзаллаулар тудыра торган радикаль мәгълүмат ташкыны проблемасын тикшерәчәк.

Конференцияне оештыручылар: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы, “Хозур” нәшрият йорты.

Каләм ияләре арасында “СМИ Онлайн” буларак билгеле булган әлеге конференция Диния Нәзарәтенең экстремизмга каршы көрәш эшчәнлеге кысаларында ел саен оештырыла һәм шушы проблеманы чишүдә массакүләм мәгълүмат чараларының хәлиткеч роль уйнавын истә тотып уздырыла. Конференция журналистларны, уйламыйча, төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне бозудан һәрвакыт сак торырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International