Дисциплинага болай итеп тә өйрәтәләр

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Шәһәрдә ТКО җыю буенча “Мехуборка” эшли башлагач, шәһәрдәге үз йортлары белән яшәүчеләр арасында бераз аңлашылмаучанлык күренешләре дә күзәтелә.

Алар капчыкларга тутырылган чүпләрен тиешле график буенча урамга, йортлары каршына чыгарып куярга тиешләр. Әмма кайберәүләр мондый таләпләргә җайлаша алмыйлар, чүпләрен элек контейнер торган урыннарга чыгарып куялар. 

Шәһәрдәге Р.Люксембург урамында элек контейнер торган урынга чүп салынган пакетлар өелә башлагач, бер йорт хуҗасы аптырап тормаган, картонга зур хәрефләр белән “Чүпләрне ташламаска”дип язып куйган. Дисциплинага өйрәтү чарасы бик үтемле булды кебек, хәзер бу тирәгә чүп пакетлары калдыручылар күренми башлады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International