Татарстан мөфтие якынлашып килүче Ураза бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итә

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Камил хәзрәт Сәмигуллин Палестинаның Баш казые, Палестина Президентының дин эшләре буенча Киңәшчесе Мәхмүд Сәдки Әл-Хабаштан да котлау алган.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килүче Ураза бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итә. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, үзенең ихлас теләкләрен республика мөселманнары башлыгына Палестинаның Баш казые, Палестина Президентының дин эшләре буенча Киңәшчесе Мәхмүд Сәдки Әл-Хабаш белдерде. “Аллаһы Тәгалә сезне һәм өммәтебезне иминлек, бәрәкәт белән бүләкләсен һәм Үзенең рәхмәтен ирештерсен”, – диелә казыйның рәсми хатында.

Камил хәзрәт Сәмигуллинга котлаулар шулай ук Казахстанның Баш мөфтие Сәрикбай хаҗи Ораздан, Халыкара ислам миссиясе рәисе Шәфикъ Пшихачевтан, Кавказ мөселманнары идарәсе башлыгы Аллаһшөкер Пашазадәдән, Ханты-Мансийский автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматовтан, Казан мэры Илсур Метшиннан һәм башкалардан килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International