Рөстәм Миңнеханов Футбол буенча дөнья чемпионатына икътисади яктан бәя бирде

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Президент Дөнья чемпионатын илнең мөмкинлекләрен күрсәтү итү өчен «искиткеч яхшы форсат» дип атады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Minnikhanov.Live YouTube-каналында футбол буенча Дөнья чемпионатының республика икътисады өчен нинди әһәмияткә ия булуына аңлатма бирде.

Дөнья чемпионаты туризм үсешенә этәргеч бирерме, дигән сорауга ТР Президенты «гаять зур этәргеч бирәчәк» дип белдерде. Республика лидеры фикеренчә, җанатарлар бирегә тагын әйләнеп кайту теләге белән яначак һәм үз илләрендә Россия, Татарстан («анда бик яхшы ашаталар һәм бик яхшы кешеләр яши») хакында сөйләячәк.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, чемпионаттан соң безгә гади туристлар гына түгел, Россиядә эшләргә теләк белдергән эшкуарлар да киләчәк. Ул «иң яхшы салым режимы», «арзанлы эшче көчләр» һәм «гаять зур куллану базары»н биредә бизнес җәелдерүдә төп өстенлекләр дип атады.

Дөнья чемпионаты - илнең мөмкинлекләрен күрсәтү өчен "искиткеч яхшы форсат", диде Татарстан Президенты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International