Татарстан бюджетына үзгәрешләр кертелә - финанс министры

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

2018 елга бюджет керемнәре - 225 млрд сум, чыгымнар - 243 млрд сум, бюджет кытлыгы – 18,7 млрд сум, диде Радик Гайзатуллин үз чыгышында.

Татарстан бюджетына үзгәрешләр кертелә. Дәүләт Советы утырышында республика бюджетына һәм Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына үзгәрешләр кертү турында ике закон проекты каралды. Алар тулаем кабул ителде.

«2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Ул закон проектының Татарстан Республикасы Бюджет кодексы нормаларына нигезләнеп кертелүен әйтте.

Закон проекты белән 2018 елда бюджетның керемнәр өлешен 15 701,5 млн сумга арттыру карала. 2018 елның 5 аенда, республика бюджетын үтәү йомгаклары буенча, Татарстан Республикасы бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәрен 12 680,5 млн сумга арттыру күздә тотыла.

2018 елга табышка салым буенча план билгеләнешен 6 020,0 млн сумга арттыру ниятләнә. Салым керемнәренең төп үсешенә, нигездә, нефть бәясе һәм доллар курсы артуга бәйле рәвештә нефть чыгаручы компанияләрдән кергән салым хисабына ирешелгән.

Татарстан Республикасы бюджетының чыгымнар өлешен 2018 елда 15 701,5 млн сумга арттыру тәкъдим ителә. Шул рәвешле, 2018 елга бюджет керемнәре 225 млрд сум, чыгымнар 243 млрд сум, бюджет кытлыгы – 18,7 млрд сум. Радик Гайзатуллин дефицитның бу елга күчкән 2017 елгы бюджет калдыклары хисабына каплануын белдерде.

“2018 елга һәм 2019 һәм 2020 елларның план чорына Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турына” ТР законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын фонд директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте. Ул салым һәм салым булмаган керемнәрнең 30,9 млн сум күләмендә булуын әйтте. Тулаем, бюджетның керем өлеше 945,3 млн сумга арткан. Кертелә торган үзгәрешләрне исәпкә алып, 2018 елга фонд керемнәре 49 млрд сум 574,8 млн сум, чыгымнар 49 млрд 855,4 млн сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International