Татарстанның район үзәкләрендә бассейннар һәм спорт комплекслары төзеләчәк

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Республикада 5 универсаль спорт залы һәм 8 ябык бассейн төзергә планлаштыралар.

Татарстан бассейннар һәм спорт комплекслары төзелешенә 1,6 млрд сум сарыф итәчәк. Бу хакта РБКга сылтама белән Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика районнарында бассейннар һәм универсаль спорт заллары төзелеше программасы буенча 5 спорт залы һәм 8 ябык бассейн төзү планлаштырыла. Бүгенгә Чирмешән, Апас, Чүпрәле һәм Лаеш районнарында спорт заллар төзелде. Кичә Усад бистәсендә спорт комплексы файдалануга тапшырылды. Яңа спорт залы заманча җиһазланган.

Хәзер Татарстанның Югары Ослан, Әтнә, Түбән Кама, Питрәч, Теләче, Апас, Мамадыш һәм Тукай районнарында бассейннар төзелә. “ТР Главинвестстрой” Баш инвестицион-төзелеш идарәсе үзәк территориаль бүлекнең баш белгече Сергей Ларин сүзләренчә, спорт объектлары төзелеше тәмамлану алдында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International