Татарстан Президенты Мәскәүдә "Бердәм Россия" партиясенең "Шәһәр мохите" Иҗтимагый советының чираттагы утырышын үткәрде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Бердәм Россия" партиясенең "Шәһәр мохите" Иҗтимагый советының чираттагы утырышын үткәрде. Р.Миңнеханов проектның мөһим иҗтимагый-сәяси бурычларны хәл итүен әйтте. Бу хакта Татарстан Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Утырыш РФ Дәүләт Думасы бинасында узды. "Шәһәр мохите" Иҗтимагый советының агымдагы бурычлары хакында фикер алышу утырышның төп темасы булды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, партия проекты төзекләндерүгә бәйле бурычларны гамәлгә ашыруга ярдәм итеп кенә калмый, актив гражданлык җәмгыятен формалаштыру буенча мөһим иҗтимагый-сәяси бурычларны да хәл итә.
Агымдагы елда "Шәһәр мохите" Иҗтимагый советы тарафыннан дизайн-проектлары әзерләнеп, халыкка тәкъдим ителде. Объектларда да актив эш җәелдерелде. Хәзер даими рәвештә мониторинг үткәрергә, проектның гамәлгә ашырылуына күзәтчелек итүдә катнашырга кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Утырышта катнашучылар 2018 елның беренче яртыеллыгында "Шәһәр мохите" федераль партия проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында докладлар тыңлады. Шулай ук федераль партия проектының быелның беренче яртыеллыгындагы эш планы тәкъдим ителде.