Бүген IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үз эшен башлый

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Форумда Россиянең 70 төбәгеннән һәм 28 чит илдән - барлыгы 1100 делегат, шул исәптән Татарстаннан 80 дин әһеле катнашыр, дип көтелә.

Бүген, 19 июльдә,  "Милли тормыш һәм дин" дип исемләнгән IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башлана. Ике көн дәвам итәчәк әлеге эшлекле дини чарада Россиянең 70 төбәгеннән һәм 28 чит илдән - барлыгы 1100 делегат, шул исәптән Татарстаннан 80 дин әһеле катнашыр, дип көтелә. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы "Мәрҗани эзеннән барсак югалмабыз" дигән шигарь астында узачак. Форум программасына өстәмәләр керткәндә, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев:"Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган чаралар форум программасына керергә тиеш", - дигән иде.

Форумның 1нче көнендә 4 секция эшләячәк:  

1нче секция - "Татар дөньясында ислам дине белән бәйле изге, танылган урыннарны барлау һәм туристик маршрутлар булдыру" - ТР Мәдәният министрлыгында;
2нче секция - "Балаларга милли тәрбия, дини белем бирү өлкәсендә тупланган тәҗрибә һәм проблемалар" - IT-парк бинасында; 
3нче секция - "Ислам һәм татар дөньясы" концепциясен тормышка ашыру мәсьәләләре" - "Казан" милли мәдәният үзәгендә;
4нче секция - "Татар халкының рухи мирасын барлау һәм халыкка кайтаруда дин әһелләренең роле" - Татарстан Фәннәр Академиясендә узачак. 

12.00-12.30 сәгатьтә "Мәрҗәни" мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында җәмәгать белән өйлә намазы укылачак.

14.30-17.00 сәгатьләрдә Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Фәннәр академиясендә "Татар халкының рухи мирасын барлау һәм халыкка кайтаруда дин әһелләренең роле" секциясе эшендә модератор буларак чыгыш ясаячак. 

  • IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 19-21 июль көннәрендә Казанда узачак. Быелгы форум Бөтендөнья татар конгрессының VI чираттан тыш съезды белән үрелеп барачак, шуңа күрә уртак чаралар да көтелә. 20 июль көнне пленар утырыш планлаштырылган. 21 июль көнне барлык делегат һәм кунаклар "Изге Болгар" җыенында катнашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International