Татарстан студентлары Росссия Хөкүмәте стипендиатлары булды.

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

 

Яңа уку елында Казан (Идел буе) федераль университетының 31 студенты Росссия Хөкүмәтеннән ярдәм алачак.

Казан (Идел буе) федераль университетының 31 студенты һәм магистранты Росссия Хөкүмәте стипендиатлары булды. Тиешле мәгълүмат югары уку йорты сайтында урнаштырылган.

Укучылар 2018-2019 уку елының беренче семестрында стипендияне Россия икътисады модернизациясе һәм технологик үсеше өстенлекле юнәлешендә алачак. Айлык стипендия күләме биш мең сум булачак. 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International