Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит

2018 елның 17 августы, җомга

    2007 елдан башлап ел саен Минзәлә муниципаль районда һәм бөтен республика буенча тулаем алганда, уку елы алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелә, аның кысаларында  авыр тормыш хәлендә калган аз керемле гаиләләрдә укучы балаларга  яңа уку елына әзерләнергә булышау тора.

    Быел Минзәлә районында беренче мәртәбә парта артына 374 беренче сыйныф укучысы утырачак.  Шуларның 88 беренче сыйныф укучысы, букча белән кирәкле канциляр товарлар җыелмасы рәвешендә ярдәм мохтаҗ. Социаль хезмәтләр алучы гаиләләр арасында 6 булачак беренче сыйныф укучысы бар.

    2018 елның 16 августында Минзәлә шәһәре балалар иҗат йортында булачак беренче сыйныф укучысылары өчен бәйрәм оештырылды. Бәйрәмдә балаларны яңа уку елы белән котладылар һәм бары бишле билгеләренә генә укуларын теләделәр.

       Бәйрәмнең иң күңелле өлеше булып портфельләр тапшыру булды. Булачак беренче сыйныф укучылары бәйрәм кунаклары кулыннан букчаларны алдылар һәм шунда ук кызыксыну белән букчаларны һәм аның эчтәлеген карарга тотындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International