Татарстанда автомобильләрне эвакуацияләгән өчен тарифлар октябрьдә арта.

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

 

Транспорт чарасын эвакуацияләгән өчен автомобиль хуҗалары 2 мең 934 сум түләячәк, бу элеккеге бәяләрдән чама белән 344 сумга артык.

Татарстанда октябрь аеннан автомобильләрне эвакуацияләгән өчен тарифлар күтәрелә. Транспорт чарасын эвакуацияләгән өчен автомобиль хуҗалары 2 мең 934 сум түләячәк, бу элеккеге бәяләрдән 344 сумга диярлек артыграк. ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитетының шул хактагы карары республика хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

2019 елда эвакуаторчыларның хезмәте – 3 мең 109, ә 2020 елда 3 мең 221 сумга кадәр артачак.

Шул ук вакытта октябрь аеннан В категориясенә кергән җиңел автомобильне штраф стоянкасында саклаган өчен акчаны азрак алачаклар. Ул сәгатенә 60,9 сумнан 52,46 сумга кадәр кими. 2019 елда исә бәяләр – 55,6, ә 2020 елда 57,6 сумга кадәр күтәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International