Иркәнәштә изге эш башкарганнар.

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Иркәнәш авыл җирлегендә инвалидлар декадасы кысаларында күчтәнәчләр тараттылар.

Әлеге чараның спонсоры – район Советы депутаты Равил Миннехуҗин. Җирлек ветераннар советы рәисе Хәмзә Лотфуллин, җирлек хатын-кызлар советы җитәкчесе Гөлсәрия Миннеханова һәм Иске Иркәнәш клубының яңа мөдире Люция Фәйдрова барлыгы 20 эшкә яраклы яшьтә булган инвалидларга һәм инвалид балаларга азык-төлек тутырылган пакетлар өләштеләр.

 

 

http://menzela.ru/news/ken-temasyi/irknsht-izge-esh-bashkargannar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International