Нәүрүз

2019 елның 22 марты, җомга

22 март көнне Минзәлә районы Кызыл Төбәк авылында социаль хезмәткәр Әһлиева Гөлназ Рәис кызы Нәүрүз бәйрәме оештырды.

Башта сценарийны әзерләү буенча зур эш башкарылды. Бәйрәмгә өлкән яшьтәге өйдә хезмәт алучы гражданнар, шулай ук җирле халык та килгән иде. Бәйрәмдә җырлар, шигырьләр, музыка яңгырады, уеннар, конкурслар үткәрелде. Шулай ук мул бәйрәм өстәле әзерләнгән иде. Чөнки күп төрле һәм мул табын киләсе елга өметләнеп, бәйрәм үзәге булып тора. Барлык теләүчеләр дә коймак һәм хуш исле чәйдән авыз иттеләр. Бәйрәм яхшы тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International