Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 3 июнендә Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү көтелә

2019 елның 10 мае, җомга

2019 елның 3 июнендә Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшыруы туктатылачак. Әгәр телевизор экраннарында каналлар логотибы белән янәшә Беренче, Россия 1, НТВ, 5 Канал сез «А» хәрефен күрәсез икән, сез аналог телевидениясен карыйсыз. Цифрлы телевидениегә күчү кысаларында сезгә түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

- Әгәр телевизор цифрлы стандарт-DVB-Е2 хуплый икән, цифрлы форматта каналларны карау өчен телевизорны антеннега тоташтыру да җитә.

- Әгәр телевизор кирәкле цифрлы Стандартны хупламаса, антенна DVB-T2 стандарты приставкасына, ә приставка телевизорга тоташтырыла.

Сезнең телевизор цифрлы DVB-Т2 стандартын хуплаганын ике ысул белән ачыкларга була:

- Телевизор паспортында DVB-T2 язулары булуны карарга. Әгәрдә 2 саны  ахырында юк, ади DVB-Т язылган -димәк, сезнең телевизор  цифрлы телевидениене кабул итүнең кирәкле форматын хупламый.

- Марка һәм модель мәгълүматы нигезендә интернетта табарга, эзләү өчен сезнең телевизор моделен күрсәтү дә җитә. Барлыкка килгән интернет биттендә, "Барлык характеристикалар" төймәсенә басарга, һәм "сигнал кабул итү" пунктын табарга кирәк. Әгәр сезнең телевизор стандарт цифрлы эфир тапшыруларын гамәлгә ашыра икән, әлеге пункт каршысында  -DVB-Т/Т2 MPEG4 язылган булырга тиеш

Теләсә кайсы телевизорда цифрлы эфир телетапшыруларын карау өчен, аналоглы да, цифрлы да телевидение сигналын кабул итүче (всеволновая)антенна кирәк. Цифрлы эфир телевидениесенә күчү кабельле телевидениенең, IP телевидение, спутник телевидениесенең түләүле челтәрләренә тоташтырылган абонентларга кагылмаячак. Бу очракта цифрлы эфир телевидениесенә тоташтыру автомат рәвештә булачак.

Цифрлы эфир телевидениесенә күчү мәсьәләләре буенча 8-800-220-20-02 номеры буенча бердәм мәгълүмат үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International