Әлфия Когогина: Яшь ярымнан өч яшькә кадәр балаларны тәрбияләгән өчен пособиене күтәрү турындагы тәкъдимне гадел һәм күптән өлгергән дип саныйм.

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Бала тәрбияләү буенча компенсацияләр түләү системасын реформалаштыру турындагы киңәшмә барышында Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев яшь ярымнан өч яшькә кадәр пособие күләмен төбәк буенча баланың яшәү минимумына кадәр күтәрү турында тәкъдим белән чыкты.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина мондый комментарий бирде:

«Агымдагы елның апрелендә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевның Хөкүмәт эше турында Дәүләт Думасында ясаган чыгышында "Бердәм Россия" фракциясе бүгенге көндә 50 сум тәшкил итүче пособиене арттыру зарурлыгы хакында мәсьәлә күтәрде. Әлеге сумма яшь ярымнан өч яшькә кадәр бала тәрбияләгән ананың чыгымнары белән берничек тә үлчәнә алмый.

Пособие күләме 1994 елда ук билгеләнеп, шуннан бирле бер тапкыр да күтәрелмәде.

Әлеге карарны гадел һәм күптән өлгергән дип саныйм. Әмма ул адреслы булырга тиеш, түләүләрне нәкъ менә мохтаҗ гаиләләр алырга тиеш".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International