Марат Әхмәтов авылда кече хуҗалыклар белән эшләү турында сөйләде

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  җомга көнне  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  авылда  кече  хуҗалыклар  белән эшләү  турында  сөйләде.  

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.   

Гомумән  алганда, Марат  Әхмәтов, шәхси  ярдәмче хуҗалыкларда  җитештерү  әзрәк  кимүгә  дә карамастан, уңай  үсеш  динамсикасы  күренә,  диде.  Республика буенча  ел  дәвамында  бер хуҗалыкта  уртача   276 мең сумлык  продукция  җитештерлгән.  Әмма  районнар  арасында  бу  күрсәткеч  нык  аерыла.  Республика күрсәткечләреннән  түбән  булган  районнарда  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар белән  эшләүне  кабат  карарга  кирәк,  диде  Марат  Әхмәтов. 

Республикада  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларда  сыерлар  тотикан өчен  дәүләт  ярдәме  күрсәте  дәвам  итә (бу  елдан  ветеринария  хезмәтләре  өчен  дә  ярдәм  каралган).  Ярдәм  итүнең  башка   төрләреннән  берсе  - кече  фермалар  төзүгә, башмак  таналар  һәм  кош-корт  сатып алуга ярдәм  чаралары. 

Программаад  актив  катнашуылардан:   Актаныш, Арча,  Мамадыш, Буа, Балтач, Кукмара, Балык  Бистәсе,  Саба, Тукай  районнары.

Марат  Әхмәтов әйтүенчә,  сөткә  бәяләр бү\ген  республика буенча    17,6 сум., ай  эчендә   24 тиенгә  төшкән.  Сөт  югары  бәяләрдән    Балтач,  Буа, Чирмешән  районнарында  сатып  алалар.    Тукай, Баулы, Чүпрәле, Зеленодольск, Зәй, Минзәлә районнарында  сөткә  бәяләр  бик  түбән. 

Соңгы  елларда  фермер  хуҗалыклары  шактый  үсә  башлады, үсеш  ел  саен    тулаем  продукция күләменә  карата  15-20% тәшкил  итә. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Фермерлар ассоциациясе  белән  берлектә фермерларның  игенчелек  культурасын  арттыру  буенча  тагын да  активрак  эшләячәк,  ди  Марат  Әхмәтов.  

 Грант программалары ярдәмендә  фермерларда  барлык  төр  мал-туар  саны  икеләтә  артты    (дуңгызчылыктан  тыш), кош-корт  – ике  мәртәбәгә  якын  (800 меңнән  2,1 млн. башка кадәр).

Министр шулай  ук  терлекчелек  продукциясеннән  акчалата  табышның  өч  тапкыр  диярлек  артуын  билгеләп  үтте,  быел үсеш   28% тәшкил итә.

«Әгәр Кукмарада  һәм  Аксубайда  фермерларда  эре  мөгезле  терлекләр саны  2  тапкыр  арткан  булса,  башка  районнарда  ул  кимегән», диде  Марат  Әхмәтов.

Быел  конкурслар буенча  135 КФХ 600 млн.  сум  грантлар    оттылар.  

«Районнарның   конкурсларда  катнашуы  бик  төрле, - дип  хәбәр  итте  министр.   12 катнашучыдан  нульгә  кадәр. Игълан ителгән  проектлар буенча  сыерлар  санын   2,4 мең  башка кадәр  арттыру  планлаштырыла,  эре  мөгезле  терлекләр  симертүне   – 2,8 мең  башка кадәр, кош-кортлар санын     –   1,5 млн. башка кадәр. 340 өстәмә  эш  урыны  булдырылды».

Марат  Әхмәтов халыкның  продукциясен  сату,  кооперативларны  үстерү буенча  эшләрне  активлаштырга  кирәклеген билгеләп  үтте.  

Яңа  эш  башлаучы  фермерларга  республика ярдәм  программасы  икенче  ел эшли,  быел  16 кооператив 75. Млн сум  грант  отты. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Коррупциягә  каршы  идарәсе  мониторингы  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  проблемалы  кооперативлар – грант  алучылар буенча  эшләүне көчәйтте,  чөнки  барлык  проектлар  эшләргә һәм  республикага  файда  китерергә  тиеш.   

Мәс.,  августта   яңа  эш  башлаучы  фермерларга  грант  ярдәме  буенча    «Агростартап» милли  проекты  эшли  башлаячак,  ул авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү белән  бәйле.  

«Кешеләрнең   чынлап  торып    кооперациягә  керүе,  продукцияне  тиешенчә  сату,  сатып  алу  бәяләрен  көйләү  бик  мөһим», - диде  Марат  Әхмәтов.

Аның  сүләренә  караганда,  республика кооперативларны  үстерүнең  уңай  тәҗрибәсе    Балык  Бистәсе, Мөслим, Лаеш, Саба, Чирмешән районнарында  бар. 

Бу  районнар  базасында  махсус  программалар  буенча  башка фермерларны  укытачаклар,  аларның  тәҗрибәсен  бөтен  республика  буйлап  таратачаклар.  

Марат  Әхмәтов шулай  ук  августта, авыл  җирлекләре  башлыкларын һәм  районнар  җитәкчеләрен чакырып,  республиканың  дүрт районы  - Теләче, Аксубай, Зеленодольск, Тукай районнары  базасында  семинар-киңәшмә уздыру  планлаштырылуы  турында  хәбәр  итте. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International