"Кешенең һәм гражданинның хокуклары һәм иреге турында ТР Конституциясе" темасы буенча Минзәлә район прокуратурасына экскурсия.

2019 елның 20 сентябре, җомга

18 сентябрьдә Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагоглары Ольга Бывальцева һәм Наталия Кудряшова Минзәлә район прокуратурасы ярдәмендә, социаль ярдәм алучы балалар өчен "Кешенең һәм гражданинның хокуклары һәм иреге турында ТР Конституциясе" темасы буенча Минзәлә район прокуратурасына экскурсия оештырдылар.

Әлеге чара балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү буенча "Тере хәтер" программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Мөһим булган эш үзенчәлекләре белән балаларны район прокуроры Феликс Эдуард улы Хафизов таныштырды. Кунаклар учреждениедә булып, кабинетлар буйлап йөрделәр, бу һөнәр, прокуратура органнары башкарган функцияләр, прокуратура органнары структуралары турында кызыклы белемнәр алдылар.

Әңгәмә барышында Феликс Эдуардович балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өчен прокурор ярдәмчесе Рөстәм Рәшит улы Шәйсуваров беркетелүен, теләсә кайсы вакытта ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алуларын әйтеп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International