20 ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең барлык территориаль бүлекләрендә Бердәм консультацияләр көне узачак.
Традиция буенча бөтен республикада узачак әлеге чара ведомствоның 10 еллыгына багышланган.
Казанда Авангардная урамы, 74 нче йорт (№2 подъезд): биредә 13-17 сәгатьләрдә гражданнарга консультацияләр биреләчәк.
Башка шәһәр-районнарда яшәүчеләр Идарәнең территориаль органына юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.
Рәсми сайт: rosreestr.ru, rosreestr.tatarstan.ru.