Бик матур бер иртәдә РОСТО (ДОСААФ) автомәктәбе яныннан Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Каһарманнар эзе буйлап” автоузышы старт алды. Катнашучылар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары Михаил Тихонов, Михаил Тюкин, автомәктәп начальнигы Сергей Топоров, «Веста» күппрофильле яшьләр үзәге вәкилләре бар иде.
8 май көнне Җиңү паркында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап митинг узачак. Шул ук көнне Чупай авылында обелиск ачыла.
7 майда шәһәрне чүп-чардан чистарту буенча чираттагы өмә үткәрелә. Минзәләлеләр шәһәрне чиста тотуга үзләреннән нинди өлеш кертәләр?
Шәһәребезнең борынгы булуы аның урам исемнәреннән үк билгеле. Әйтик, Комсомольская, Октябрьская, Пионерская урамнары коммунизм “чәчәк атканда” ук барлыкка килгән урамнар булса кирәк.