Күпчелек хуҗалыклар печән хәзерләүне төгәлләп сенаж салу эшенә ныклап тотындылар. Җәй айларының беренче яртысында азык әзерләмәсәң, кышны ничек чыгарга? Азыкның сыйфаты әзерләү вакытына турыдан-туры бәйле. Ә кышкы айларда савып алыначак сөтнең ни дәрәҗәдә продукцияле булуы печәннең сыйфатыннан тора. Аннан соң шәхси хуҗалыкларны да терлек азыгы белән тәэмин итәргә кирәк.
Беренче графа – хуҗалыклар һәм агрофирмалар исеме, икенче – салынган сенаж (тонналарда), өченче – әзерләнгән печән (тонналарда), дүртенче – яфрак азык (тоннарларда)
“Мензелинские зори” агрофирмасының Калинин хуҗалыгында мал азыгын ел ярымлык запас белән хәзерләү бурычы куелган.
Әлеге сайлауларның үзенчәлеге шунда: фактик рәвештә берьюлы ике кампания оештырыла, ягъни президент һәм 7,7 мең муниципаль депутат сайлаулары. Мондый берләштерелгән сайлаулар республикабызда соңгы тапкыр 1999 елда булган иде. Муниципаль берәмлекләрдә вәкиллекле органнарга депутатлар сайлау 900дән артык авыл һәм шәһәр җирлекләрендә, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәр округларында узачак.
Шәһәребезнең Атлар мәйданындагы балалар мәйданчыгы ул көнне Чернышевский, Центральный, Пролетарский округларын берләштерүче микрорайонда яшәүчеләрнең олысын-кечесен җыйды. Алар ТОС-3 җитәкчесе Надежда Волощенко ярдәме белән хезмәт атнасыннан соң рәхәтләнеп күңел ачтылар, киеренкелектән арынып, уңай эмоция тупладылар.
Үзәк стадионда Яшьләр көненә багышланган спорт чаралары үтте.
Укытучыларның ышанычын акладым, –ди 1 нче урта мәктәп укучысы Айгөл Юнысова