20 гыйнварда Татарстанның беренче Президенты, Республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Күпме генә вакыт узмасын, “Сез кайсы елларны гомерегезнең иң бәхетле чоры дип саныйсыз?” дигән сорауга Минтимер Шәрип улы үзгәрешсез хәлдә җавап бирә:
– Минзәлә елларын, күңелемә якын Минзәләне!