ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2017 ел
дүшәмбе

Туган телне саклау, өйрәнү һәм үстерү, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, укытучыларда фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш һәм кызыксыну уяту максатыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесе белән берлектә  VI республика «Гамил Афзал укулары» үткәрде. Укуларның беренче турында 834 фәнни эш тикшерелеп, 145е икенче турга үтте. Әлеге фәнни хезмәтләр 9 секциядә якланды һәм жюри комиссиясе тарафыннан бәяләмә алдылар. Беренче санлы урта мәктәп укытучысы Гайнуллина Л.Г. һәм өченче урта мәктәп укытучысы Кирилова А.М.әлеге конференциянең  җиңүчеләре итеп танылды һәм министрлыкның дипломнары белән бүләкләнде.

Шәһәребезнең Садак бистәсендәге Садовод Костин урамында да шушы көннәрдә өмә оештырып, чыршы һәм миләш агачлары утыртылды.

Бу көнне агачлар утыртканда 1 нче урта мәктәп хезмәткәрләре Рифкать Баһаутдинов, Фазыл Фатыйхов, гимназия эшчеләре Георгий Виноградов, Мирзанур Нуруллин һәм гимназия укучылары Айгиз Нуруллин, Рәсүл Акберов, Шерзодхон Норхужаев шәһәрне яшелләндерүгә өлешебез булсын дип, тырышып эшләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International