ЯҢАЛЫКЛАР


12
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

татар дәүләт драма театры 81 нче
сезонын япты. Бу сезонда алар
тамашачыга өч премьера спектаклен
күрсәтте. А.Коровкинның “Түтиләр”
спектакле (режиссеры Зиннур
Сөләйманов), К.Тинчуринның
“Каракүз” спектакле (Рамил
Фазлыев), Эсфир Ягудинның
“Бер яшәп калыйк әле” (Дамир
Сәмерханов) белән чираттагы сезон
тәмамланды.

Эрудитлар өчен menzeIa. ru сайтында “Минзәләне беләсезме?” дигән рубрикада Минзәлә шәһәре, районы, кешеләре
белән бәйле фотографияләрне урнаштырабыз. Сезгә аларның чираттагысын тәкъдим итәбез.

Районыбызның сыйфат комиссиясе әгъзалары Илдус
Газизов һәм Заһир Зыятдинов, район авыл хуҗалыгы һәм
азык-төлек идарәсенең маркетинг һәм җитештерү бүлеге
начальнигы Нурлыгаян Нәбиев, “Органик групп-Минзәлә”
агрофирмасы генераль директоры Илфар Халиков белән
берлектә агрофирманың сөтчелек комплексын, басуларының
торышын карап йөрделәр.

Башка еллардан аермалы буларак, быел Идарәче компания
үз карамагындагы территорияләрдә чүп үләннәрен чабарга
үлән чабучыларны читтән чакырмый, моны дворниклар белән
башкарырга булды.

Шәһәр үзәгендәге М.Җәлил паркында
капремонт эшләре башланып китүен
минзәләлеләр күреп-күзәтеп тора. Биредә
зәвыклы, заманча итеп төзекләндерелгән,
шәһәр халкы ял итәр өчен бөтен
уңайлыклары булган парк булачак.

Шушы көннәрдә “Минзәлә”
мәгълүмат-мөхәррият
үзәгендә берничә китап
нәшер ителде. Шуларның
берсе – шәһәребезнең Горький
урамында яшәүче тыл һәм
педагогик хезмәт ветераны
Бәһиҗә Мифтахованың “Бер
очрашырбыз, ышанам” дигән
шигырьләр җыентыгы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International