1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең театр коллективы чит телләрдә «SCHOOL PERFORMANCES»мәктәп театр коллективларының Республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабында җиңүче булды

2024 елның 19 апреле, җомга

Үзләренең театр спектакльләрен 1, 2, 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, гимназия, Татар Мөшегесе урта гомуми белем бирү мәктәбе, Югары Тәкермән урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тәкъдим итте.

Гимназия базасында чит телләрдә мәктәп театр коллективларының «SCHOOL PERFORMANCE»Республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы узды.
Конкурс укучыларда чит телләрне өйрәнүгә тотрыклы мотивацияне үстерү; укучыларның сәхнә культурасын үстерү, иҗади сәләтле балаларны ачыклау һәм дәртләндерү максатларында үткәрелә. 

Барлыгы 7 номер күрсәтелгән.

Барлык балалар да искиткеч актерлык осталыгын, шулай ук чит телне яхшы белүләрен күрсәттеләр. 

1 урынны 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы алды 

2 урын— гимназия командасы

3 урын-Татар Мөшегесе урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы

Гран-прины Марк Твенның «Принц һәм хәерче»әсәреннән өзек күрсәтеп, 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы яулый. Алар районны зона этабында тәкъдим итәчәкләр.

Аларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International