Хуҗәмәт ремонт-механика заводы икътисадый шартларга ярашып яши һәм эшли белә. Заманында двигательләр ремонтлау белән шөгыльләнсәләр, соңгы елларда игътибарны ашлык чистарту агрегатлары (ПСМ) һәм халык куллану товарлары җитештерүгә йөз тоттылар. Хәзер яңадан двигательләр ремонтлауны киңәйтмәкче булалар. Заводны күп еллар җитәкләүче Хәнәфи Кәримов белән әңгәмә заводның бүгенге икътисадый хәле турында.
– Хәнәфи Хәмитович, кырыс базар шартларында исән-имин калган ремонт-механика заводларының берсе – сезнең завод. Аны ничек саклап калдыгыз?
– Чыннан да, Татарстанда эшләп килгән заводларның, бездән башкалары базар шартларына яраклаша алмыйча, банкротлыкка чыктылар. Хуҗәмәт РМЗсы заман таләп иткән яңалыкларны кыю рәвештә кертү нәтиҗәсендә исән калды һәм елдан-ел җитештергән техникаларны камилләштереп алга баруын дәвам итә.
– Эшчеләрегез бер ай ялда булган дип ишеттем, бу сүз дөресме? Коллективта кыскартылулар юк, аларның составын саклап калу яңа техникалар, яңа эшчәнлекләр алып баруга бәйлеме?
– Әйе, бу дөрес, эшчеләребез бер ай дәвамында ял итеп, 2 февраль көнне эшкә чыктылар. Мин эшчеләребезне менә өч ел рәттән гыйнвар аенда ялга җибәрәмен. Гыйнвар аенда эшчеләрне эшләтү үз-үзен
акламый, чөнки электр энергиясенә һәм җылылык, энергия чыганакларына күп түләргә туры килә. Заводта бүгенге көндә 123 кеше хезмәт куя, аларның айлык хезмәт хакы 22 мең сум тәшкил итә. Эшен сыйфатлы итеп башкарган тырыш кешеләр нормаль хезмәт хакы алырга тиеш дип уйлыйм. Шулай ук коллективта сәламәт атмосфера булырга, персональ, кем булып эшләвенә карамастан, үз эшенә профессиональ якын килергә тиеш. Шул чакта гына бердәм максатка ирешеп була.
– Завод дизель двигательләрен ремонтлауны дәвам итә. Заказчылар белән эшләүдә кыенлыклар бармы?
– Кыенлыкларга карамыйча, двигательләр, аның узелларын һәм частьларын ремонтлау эшен саклап калдык. Былтыр 170 берәмлек двигательне ремонтладык. Проблема бары тик заказчыларның түләү сәләтендә. Бүгенге көндә хуҗалыкларның түләү сәләте түбән, шунлыктан двигательләр ремонтлауга заказлар азрак. Шулай да безгә республикабызның төрле районнарыннан, Оренбург, Башкортостан, Удмуртиядән двигательләр алып килеп ремонтлаталар. Гомумән, элек СССР заманында нинди двигатель чыккан, аларның бөтенесен дә капиталь ремонтлыйбыз.
– Хәзерге заманда маркетинг хезмәтеннән башка заманча эшләүче заводны күз алдына да китереп булмый.
– Әлбәттә, үз товарыңны кайда да булса файдалы итеп урнаштыру иң төп бурычларның берсе булып тора. Шулай булгач, маркетинг хезмәтенә аерым игътибар бирелә, техникаларны урнаштыру максатында Россиянең төрле җирләренә барып чыгарга туры килә. Россия авыл хуҗалыгы уздырган төрле күргәзмәләрдә катнашабыз. Безнең продукцияне Казахстанда яратып алалар, хәзер Монголия белән дә эшли башладык.
– Чит илдә чыккан дви- гательләрне ремонтлыйсызмы?
– Әлегә чит илдә чыккан двигательләрне ремонтлаган юк, аларны өйрәнәбез, әзерлек бара. Киләчәктә без аларны ремонтларга алыначакбыз, моның өчен заводта станок парклары җитәрлек, мөмкинлекләребез әзерлибез.
– Татарстан Республикасында ындыр табакларын модернизацияләү программасы эшли башлады. Сез бу программада катнашасызмы?
– Кызу урак өстендә бу махсуслаштырылган хуҗалыкларның барлык звеноларының көйле эшләве бик мөһим. Ындыр табагы ашлыкны оптималь кондицияләргә китергәнче, вакытлыча тоту урыны булып санала. Әмма бүгенге көндә бу вакытлыча объектларның техник торышы узган гасыр дәрәҗәсендә. Ашлык киптерү һәм калибровкалау машиналары күптән инде мораль һәм физик искергән, ә кайбер хуҗалыкларда алар бөтенләй юк. Сез сорау биргәнчә, без әлеге программаны көтеп тормадык, менә хәзер өч ел инде ындыр табакларындагы ЗАВ-20, ЗАВ-40, КЗС агрегатларын капиталь ремонтлыйбыз, кайсыбер хуҗалыкларда без аны өр- яңадан төзеп бирәбез. Шушы өч елда безнең предприятие 10 берәмлек ЗАВларны капиталь төзекләндерде. Арча районында узган ел шундый бер ЗАВны өр-яңадан салып бирдек. Бер ЗАВны капиталь төзекләндерү – 3 млн, ә өр-яңадан салу 5 млн сумга төшә. Базар шартларында кул кушырып утырып булмый.
– Сезнең коллективта эшләүчеләргә нинди уңай- лыклар тудырылган?
– Без Чаллы һәм Минзәлә шәһәреннән эшчеләрне эшкә вахта белән бушка йөртәбез. Эшчеләребезне сыйфатлы итеп ашатабыз, алар төшке ашның 50 процентын гына түлиләр. Бәрәңге утырту өчен 6 сутыйга кадәр җир бушлай эшкәртелеп бирелә. Заводта эшләүче мал асраучы эшчеләр печәнне хезмәт хакы исәбенә алалар. Шулай ук бездә эшләп чыккан пенсонерларга ай саен 200 сум күләмендә өстәмә түләү каралган.
– Заводка кадрлар җитә- ме?
– Бүгенге көндә югары квалификацияле ике эретеп ябыштыручы һәм бер инженер-конструктор кирәк.
акцент
Биредә төрле двигательләр ремонтлап кына калмыйлар, 50 гә якын төрле ашлык чис- тарту машинасы җитештерәлә. Казахстан, Белорусь, Кыргызстан, Таҗикстан кебек якын чит илләрдә һәм Монголия Халык Респуб- ликасында яратып кулланыла торган техниканы үзебездә бик аз алалар...
безнең өстәмә
Татар-башкорт көрәше буенча «Хуҗәмәт РМЗ» ААҖ призына 1999 елда һәм аннан соңрак туган яшүсмерләр арасында команда беренчелегенә традициягә әйләнгән ярышлар узды. Бу ярышларда сигез командадан 70 кә якын яшүсмер катнашты. Бәйгедә Хуҗәмәт урта мәктәбе командасына тиңнәр булмады. Икенче урынны Кадрәк авылы яшүсмерләре, өченчедә Иркәнәш авылы командасы калды. Призерлар һәм җиңүчеләр завод җитәкчесе Хәнәфи Кәримов исеменнән грамоталар, медальләр һәм 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Көрәшкә килгән яшүсмерләрне РМЗ ААҖ ашханәсендә тәмле итеп ашаттылар.