ТР Министрлар Кабинетының 2015 елның 23 мартындагы боерыгы нигезендә, республикада 23 марттан башлап, махсус күрсәтмә кабул ителгәнчегә кадәр, янгынга каршы махсус режим урнаштырыла.
Шуңа бәйле рәвештә кеше күп җыела торган объектларны эксплуатацияләүче оешма җитәкчеләренә объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен саклауны тәэмин итәргә; хезмәт күрсәтүче персонал һәм гражданнарга янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм янгын булганда ничек эш итү турында аңлату эшләре үткәрергә; янгын сүндерү, янгын вакытында су белән тәэмин итү җайланмаларының төзеклеген тәэмин итәргә, шулай ук биналарга, янгын бас- кычларына һәм гидрантларга юлларның төзеклеген күздән кичерергә, дигән таләпләр куелган. Мунициапаль район башлыкларына кеше күп җыела торган барлык объектларның исемлеген төзергә, янгынга каршы су белән тәэмин итү челтәрләренә һәм чыганакларына ревизия ясарга, тиешле тәртипкә китерергә, аларга җаваплы субъектлар зонасын билгеләргә, биналарга, янгын баскычларына һәм гидрантларга керү юлларының төзеклеген тәэмин итәргә, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышларында югарыда саналган объектларда янгын куркынычсызлыгы торышына кагылышлы мәсьәләләрне карарга, башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре турында мәгълүматны ТР гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре министрлыгына тапшырырга тәкъдим ителгән.
безнең өстәмә
Актаныш һәм Минзәлә районнарында янгын күзәтчелеге буенча бүлек начальнигы Альберт Тимерханов хәбәр итүенчә, шәһәр үзәк базарында да янгын куркынычсызлыгы таләпләренең сакланышы тикшерелеп, җаваплы затларга янгын сүндерү, су белән тәэмин итү җайланмаларын тәртипкә китерергә кушылган.