Район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев карары белән 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Аның төп максаты – шәһәребездә һәм авыл җирлекләрендә санитар чисталыкны тәэмин итү.
Ике айлыкны үткәрү буенча эшләрне координацияләү өчен оператив штаб төзелде. Икеайлык барышында һәр оешма көн саен санитар сәгать, һәр җомгада санитар көн үткәрергә тиеш. Икеайлык кысаларында бу шимбәдә, 11 апрельдә, район күләмендә өмә үткәрелә. Анда оешма-предприятиеләр, учреждениеләр коллективларына, эшмәкәрләргә актив катнашырга, үзләренең территорияләрен һәм якын-тирәне, шулай ук беркетелгән участокларын җыештырырга (чүпләрне түгүне үзләре оештырырга яисә махсус капчыкларга тутырып чүп контейнерлары мәйданчыкларына илтергә); ТОЦларга күпкатлы йортларда яшәүчеләр белән урам, ишек алларын җыештыруны оештырырга, шәхси секторда яшәүчеләргә йортлары яннарын, “Чиста шәһәргә” контейнерлар тирәсен тәртипкә китерергә, диелде район хакимиятендә үткән киңәшмәдә.