Районда 640 эшмәкәр исәпләнә, шуларның иң күпчелеге – 25 проценты – авыл хуҗалыгы буенча эшчәнлек алып бара. Шуларның берсе – «Илнур» крестьян-фермер хуҗалыгы нинди мәшәкатьләр белән яши соң бүген? КФХ башлыгы Язкәр Биҗанов белән әңгәмәбез шулар хакында.
– Язкәр Миңнуллович, Сез фермер хуҗалыгын 56 гектар җир белән башлап җибәргән идегез, бернинди техникагыз да юк иде әле. Хәзер хәлләрегез ничек?
– Фермер хуҗалыгын 1996 елда оештырып җибәргән идем, чыннан да ул чакта җир эшкәртү өчен бер техникам да юк иде. Эшләргә теләгән кешегә эш һәрвакыт табыла ул. Мин дә беренче вакытларда җир эшкәртү, иген уңышын җыеп алу өчен техниканы башка фермерлардан алып тора идем. Хәзерге вакытта 1000 гектар җирдә эш алып барабыз.
– Үз эшчәнлегегездә хөкүмәт ярдәмнәренә еш таянучыларның берсе Сез.
– 2011 елда «Лизинг-грант» программасы буенча 1 млн 31 мең сумлык грант отып, МТЗ-82.1 (КУНы да бар) тракторына ия булдык. Хәзер ике бөртекле ашлык комбайны, өч трактор, бер «Агромастер» комплекслы чәчү агрегаты һ.б. техникалар алдым. Районыбыз эшмәкәрләренә дә киңәшем шул: дәүләт программаларында актив катнашырга кирәк, эшчәнлегегезне үстерергә дәүләт тарафыннан саллы гына ярдәм бит бу. Мин моның өчен республика, шул исәптән район җитәкчелегенә дә, белгечләренә дә рәхмәтлемен, нинди программалар булуын аңлатып, кирәк чакта ярдәм кулы сузып торалар.
«Гаилә фермасы» программасы буенча 2013 елда ферма ремонтлауга һәм сөтчелек юнәлешен үстерүгә 1,5 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме алдык. Шушы суммага ферма ремонтлаудан тыш, рай-оныбыздагы «Заиковский» хуҗалыгын-нан 90 баш тана бозау-лар сатып алган идек, хәзерге көндә шулар бозау-лый башлады, 11 баш бозау бар.
Киләчәктә сөтүткәргеч көйләп, сыер саву комплексы урнаштырырга, сөтчелек тармагын үстерергә ниятлибез. Моның өчен көчтән килгән кадәр ташландык фермаларны ремонтлыйбыз. Бу максатларда да «Гаилә фермасы» программасында катнаштык, шуның нәтиҗәсендә 2013 елда фермага бетон юл салынды.
– Авылда кадрлар проблемасы киеренке тора, бу хәлдән ничек чыгасыз?
– Безнең фермада ун кеше эшли, хәзер сыер савучы бик кирәк. «Заиковский» хуҗалыгы үрнәгенә ияреп, эш белән тәэмин итү өстенә, эшкә килгән гаиләгә йорт та бирер идек (әзер йорт бар). Шулай ук эшкә килгән белгечкә быел Дәвек авылында ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының яшь кадрларга ярдәм программасы кысаларында йорт төзеп биреләчәк.
Бүгенге көндә фермер хуҗалыкларын борчый торган зур мәсьәләләрнең берсе – банклардан кредит алуның кыенлашуы. Менә шул вакытта Татарстан хөкүмәтенең эшмәкәрләргә ярдәм итү чаралары бик урынлы. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов алга таба да кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүне күз уңында тотачагына ышанам.
“Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү чаралары” – бу хакта тулырак мәгълүмат “Атна вакыйгалары”нда.
сан
Узган 5 елда районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә эшләүче-ләр грантлар ниге-зендә 30 миллион сумлык Татарстан хөкүмәтенең ярдәмен алдылар. 2014 елда лизинг-грант программасы аша иң зур сумманы (3 миллион сум) сугым цехы кору өчен Илгиз Загиев алды. 2015 елда Татарстан хөкүмәте тәкъдим итә торган мини займ алыр өчен документлар җибәрде.