“Эльдорадо” электроника кибетләр челтәре кубогы призына милли көрәш буенча турнир быел 10 нчы мәртәбә уздырылды.
Милли традицияне дәвам итүче бил бирмәс егетләрнең осталыгы елдан-ел камилләшә. Монда милли көрәш буенча даими уздырылучы ярышларның да йогынтысы зур.
Эльдорадо кубогы турниры “Юбилейный” спорт комплексында оештырылды. Чарада район башлыгы сүз алды:
– Быел бу турнирның кечкенә юбилее. Бәйгедә катнашучыларга күтәренке кәеф һәм җиңүләр телим! – диде. Аннары ул өч егеткә республика көрәш бәйгеләрендә өченче урынны алганнары өчен махсус премия һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Республика күләмендәге ярышларда катнашып, беренче урынны алган спортчыга – 15 мең, икенчегә – 10 мең, өченчегә 5 мең сум күләмендә махсус премияне Язкәр Миңнуллович үз фондыннан бирәчәк.
Бу бәйгедә Иркәнәш, Хуҗә- мәт, Кадрәк, Матвеевка, авыл хуҗалыгы техникумы, гимназиядә укучылар көч сынаштылар. Катнашучылар узган ел 12 авырлык категориясендә көрәшсәләр, быел 14 төрле авырлык категориясендә 102 спортчы ярышты. Нәтиҗәдә Хуҗәмәт командасы – беренче, техникум – икенче, Иркәнәш – өченче, Матвеевка дүртенче урынны яулады. Җиңүче команда кубок һәм зур тәкә белән бүләкләнде. Беренче өч урынны алган командаларның тренерлары: Флүр Галиев, Рәмзил Бәдриев, Фәнияр Гәрәевкә Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Районыбызда милли көрәшне үстерүгә Хуҗәмәт РМЗсы, Кадрәк, Иркәнәш авыл җирлекләре җитди игътибар бирә. Ык арты зонасында – Калтакта көрәшне тагын да җанландыру өчен Радик Фаттахов Иркәнәш тренеры Фәнияр Гәрәев белән сөйләшүләр алып бара, тиздән Калтакта да көрәш җанланып китәр дигән өмет бар. Ә менә узган елларда Урыс урта мәктәбе командасы ярышларда призлы урыннарны ала иде, хәзер монда көрәш сүнде. Шулай булса да, Гөлек авылына көрәшчеләрне тәрбияләү өчен махсус маты бирелде.
Шәхси беренчелектә 1997 һәм аннан да яшьрәкләр арасында үз авырлык категория- ләрендә Тәлгать Талипов, Рунар Искәндәров, Айзат Юсупов, Илнур Вәлиуллин, Айнур Гарипов, Айнур Вәлиуллин (алтысы да Хуҗәмәттән), Камил Хуҗин (Кадрәк), Данир Кагиров, Данир Талипов (икесе дә Хуҗәмәттән), Айдар Фаттахов (1 нче урта мәктәп), Илнур Габдрахманов (техникум), Илдус Мияссаров (Кадрәк), Данис Гәрәев (Иркәнәш), Данил Гәрәев (Хуҗәмәт) беренче урынны яуладылар. Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Бәйге югары дәрәҗәдә үтте, турнирны оештыру һәм матди ярдәм күрсәткәне өчен Язкәр әфәндегә рәхмәттән башка сүз юк. Көрәш – спорт төре генә түгел, татар халкы мәдәниятенең, тарихының аерылмас бер өлеше. Димәк, районыбызда бу спорт тагын да зуррак игътибар таләп итә.
безнең белешмә
Минзәлә элек-электән кө- рәшчеләре белән дан тоткан. Сабантуйларда, милли бәйрәмнәрдә мәйданга бил бирмәс көрәшчеләр чыккан. Җиңүчеләргә чигелгән сөлге һәм тәкә бүләк иткәннәр. Соңгы елларда бу спорт төре районыбызда популярлашып китте. Районыбызда милли көрәшкә зур игътибар бирелә. Минзәлә төбәген данлаган, республикада һәм Россия күләмендә төрле елларда танылу алган батырларыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Шулар арасыннан Раббани ага Гайфуллин, Фрил Әхмәтов, Мәүләветдин Закиров, Илнар һәм Илнур Камаловлар, Марат Нәҗмиев, Ленар һәм Ирек Заһриевлар, Фәрит Хәмәтдинов. Яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләү өчен Язкәр Биҗанов, Рәмзил Бәдриев күп көч сала.
Районыбызда әлеге спортны үстерү, яшьләрне, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатында район хакимияте башлыгы Айдар Салахов карары нигезендә Көрәш федерациясе оештырылды. Аның башкарма директоры итеп Язкәр Биҗанов, көрәш буенча баш тренер итеп Рәмзил әфәнде билгеләнде.