Быел Минзәлә районында җирле әһәмияткә ия булган гомуми файдаланудагы юллар төзелешенә җирле һәм республика бюджетыннан әнә шул кадәр акча бүлеп биреләчәк.
Шушы көннәрдә районда мондый юлларда юл эшләре башкару программасына кертелгән объектларның исемлеге билгеле булды. Әлеге суммага кайсы юлларда нинди эшләр планлаштырыла соң? Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Вәсил Гыйләҗетдинов түбәндәгеләрне сөйләде:
– Быел Шикәрле Каен, Бикбау (Садовая урамы), Каран Азик, Тулбай авылларында урам юлларын комлы вак таш белән норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Моның өчен җирле бюджеттан 14 млн 700 мең сум акча бүлеп биреләчәк.
Республика бюджетыннан бирелгән 15 млн сумга шәһәрдәге К.Маркс урамы, Изыскательләр урамы, 2/11А, 4/4 кебек күпкатлы йортлар яны территорияләрен һәм шәһәр урамнарын асфальтлау күздә тотыла. Моннан тыш республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 20 млн сумга 2015 елда дәүләт программалары буенча төзелә торган объектларга (Яңа Маҗын, Дәвек авылларында модульле ФАПлар, Кадрәк авылында ветпункт, Наратлы Кичү авылында күпфункцияле иҗтимагый үзәк, шәһәрдәге Чернышевский урамында, Иске Матвеевка авылында спорт мәйданчыклары) керү юллары комлы вак таш белән норматив хәлгә китереләчәк.
15 апрельдән 14 майга кадәр юлларда авыр йөк транспортына чикләүләр кертелү белән беррәттән, шәһәр урамнарындагы кышкы чордан һәм язгы кар суларыннан соң урыны белән чокырланып калган юлларны “ямау” эшләре башланып китте.
– Шәһәр урамнарында башкарылачак мондый ремонт эшләре җирле бюджет хисабына алып барыла. 500 кв.м дан 1000 кв.м га кадәр эш башкару күздә тотыла. Ремонт эшләренә 800 мең сумга якын акча бүлеп бирелде инде, – диде “Чиста шәһәр” МУП директоры Алексей Вышенский.
Юл эшчеләре быелгы сезонны шәһәрнең Чаллы трактындагы, М.Җәлил, К.Маркс урамындагы юлларны ремонтлаудан башлап җибәрделәр. Юллардагы чокыр-чакырларны ямау эшләре май аенда да алып барылачак.
безнең өстәмә
Юл эшләренә каток, компрессор, фрез тагылган МТЗ-80 тракторы кебек техника җәлеп ителә, юлларны “ямауда” мастер Владимир Сомов җитәкчелегендә шушы техниканы иярләүче машинист Александр Еньков, механизатор Михаил Мордвинов, юл эшчеләре Виктор Тарасов, Геннадий Петров эшли.
Флүрә МУСИНА