“Имин тәгәрмәч” балаларны сынады

2015 елның 6 мае, чәршәмбе

Быелгы, Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Имин тәгәрмәч” республика бәйгесенең район этабында шәһәр һәм район мәктәпләреннән 19 команда катнашты.

“Имин тәгәрмәч” ярышына барлык гомуми белем учреждениеләреннән дә килгәннәр иде. Велосипедта фигуралы йөрүдә, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча әзерләгән сорауларга җавап бирүдә 80гә якын укучы катнашты. Быел ике этапның шартлары катлауланган. Велосипедта фигуралы йөрүчеләргә өстәмә каршылыклар тудырылган. “Тимер ат”ны күпләр вакытка сыешып буйсындырды.

Айсылу Саматова, Татар Мөшеге урта мәктәбе:

– Мин 5 яшьтә велосипедта йөрергә өйрәндем. Ярышка килгән дусларымның да осталыгы җитәрлек. Юл йөрү

кагыйдәләрен Әнвәр абый өйрәтте. Безнең авылда спорт мәйданчыгы төзеделәр, шунда шөгыльләнәбез. Бу ярышны бик кирәк дип саныйм. Безне тәртипкә өйрәтә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен кечкенәдән белү кирәк.

Шуңа күрә дә бу оештыручыларга без бик рәхмәтле. Беребез дә юлларда күңелсез хәлләргә юлыкмасын, имгәнмәсен иде. Велосипедны фигуралы йөртүдә шәхси беренчелектә Калтак мәктәбеннән Никита Отнолин һәм Татар Мөшеге мәктәбеннән Ризәлә Камалова иң осталардан булды. Юл кагыйдәләренә килгәндә, монда укучыларга машина йөртүчеләргә караганда да катлаулырак булгандыр, мөгаен. Гадәти имтиханда 20 минут вакыт бирелсә, безнең яшь инспекторлар 20 сорауга 10 минутта җавап бирергә тиеш иде. Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр дип 1 нче мәктәп укучылары Искәндәр Фәттахов һәм Юлия Гассман табылды. ЮХИДИ бүлеге бәйгедә катнашучыларны тукландыру мөмкинлеге тапты. Ярышларга гомуми нәтиҗә ясаганнан соң, 1 нче санлы урта мәктәп командасы (Вероника Миңнегәрәева, Юлия Гассман, Искәндәр Фәттахов, Илья Пермяков) җиңүче булды. Икенче урынны шәһәребезнең 3 нче урта мәктәбе яулады. Мактаулы өченче урында Тауасты Байлар мәктәбе командасы. “Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясе” дәүләт учреждениесе бер катнашучыны да бүләксез калдырмады.

Алисә ШАХАБУТДИНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International