Район башлыгы Айдар Салаховның үтенеченә колак салып, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы районнарда төзеләчәк арендалы торак лимитын Минзәләдә 17 гә җиткерде.
Бу йортларда хуҗалыклар өчен кирәк булган белгечләр яшәячәк. Йортлар яңа елга хәтле төзелеп бетәргә тиеш. Программаның тормышка ашырылуы хакында газета битләрендә даими яктыртып барачакбыз.