Бәланең исеме – наркотик

2015 елның 3 июле, җомга

“Наркотикларсыз тормыш” республика акциясе кысаларында “Умырзая” тернәкләндерү үзәгендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә бүлекчәсе вәкилләре катнашында чара уздырылды.

Очрашуда балаларга наркотик матдәләрнең зарары, яшь организмга ни рәвешле тәэсир итүе, шулай ук мондый төр матдәләрне кулланган, тараткан һәм саклаган өчен нинди җәза каралуы хакында сөйләделәр. Акция барышында наркотикларга каршы төшерелгән фильмнар карадылар, фикер алыштылар, укытучылар белән бергә “Наркотикларга юк дип әйт” дигән стенд ясадылар. Ай дәвамында балалар “Бәланең исеме – наркотик” дип аталган темага ясаган рәсемнәрен стенага элделәр. Тернәкләндерү үзәгендәге балалар белән тренинг та уздырылды. Аның максаты – наркотик һәм психотроп матдәләрне куллануны булдырмау, сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау.

Оксана ТЮКИНА, педагог-психолог 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International