Теге яки бу товарны алганда, хезмәт күрсәтелгәндә, акча җитенкерәмәсә, аны кредитка рәсмиләштерергә мөмкин. Ә бу рәвешле алынган товар ватылса, ни эшләргә соң? Әйтик, бер гражданин кредитка кәрәзле телефон алуын һәм бер айдан аның ватылуы хакында хәбәр итте. Ул бу очракта күпме сумманы кире кайтара алуы белән кызыксына.
“Кулланучыларның хокукларын яклау” турындагы РФ законының 24 маддәсе, 5 пункты нигезендә, әгәр дә кредитка алынган товарда кимчелекләр була икән, кулланучы товарны кибеткә кире кайтара ала. Товарны кайтарган көнгә күпме күләмдә кредит түләгән булса, шул сумма белән бергә кредит рәсмиләштергәндә киткән чыгымнар да кулланучыга кире кайтарыла.
Ләйсән ФАТЫЙХОВА,
ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы эксперт-белгече